Әкиятләр иленә сәяхәт

2020 елның 14 августы, җомга

     Бүгенге көндә, кызганычка каршы, безнең балалар әкиятләр укып түгел, ә заманча мультфильмнарда тәрбияләнә. Күпчелек ата-аналарларның бала белән бергә утырып китап укырга вакытлары юк. Шуңа күрә без исәптә торучы балаларны тәрбияләүдә нәкъ менә әкиятләргә бераз вакыт бирергә булдык.          Теләче муниципаль районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гайнутдинова Ф.Т. «Әкияттә кунакта» дигән технология буенча дәрес үткәрде. Әкиятләр кечкенә укучыларын кыен хәлдән чыгу юллары бар икәнен күрсәтә. Шунысын истә тотарга кирәк, әкият ялган, ләкин балаларга нәрсә яхшы, ә нәрсә начар, ә нәрсә явызлык икәнен аерырга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International