Август, сентябрь айларында мәктәп бакчасын читләтеп үтеп булмый. Һәр сыйныфның үзенә бүлеп бирелгән чәчәклек мәйданында искиткеч матур, күз явын алырлык чәчәкләр үсә.
Мәктәп яны тәҗрибә участогында җәй буе эш гөрләп торды: яшелчәләрне утырту, аларга вакытында су сибү, түтәлләрне чүптән арындыру, бакча корткычларына каршы көрәш, өстәмә тукландыру. Бакчада тәҗрибә эше комплексы, хезмәт практикасын үтү графигы планлаштырылды, барлык культураларны үстерү технологиясе үтәлеше контрольгә алынды. Эшне дөрес оештыру нәтиҗәсендә, мәктәп бакчасында берсеннән - берсе матур чәчәкләр үсте, төрле яшелчәләр, җиләк –җимешләр өлгерде. Һәр елдагыча быел да чөгендер , кишер, суган,кәбестәдән мул уңыш көтелә. Карлыган, яшел тәмләткечләр, кыяр, помидор һәм баллы борыч , җыеп алынып, ашханәгә тапшырылды да инде.
Ә пешекчеләребез җыелган уңышның берсен дә әрәм итмәде. Карлыганнан кайнатмалар әзерләнде, бер өлеше кышка туңдыруга куелды; кыяр, помидор һәм кәбестәдән төрле салатлар ясалды һәм тозланды. Бакчада ел әйләнәсе ашарга җитәрлек яшелчә, җиләк-җимеш үстерелә.