2020 елның 14 август көнендә Баландыш авылында яшәүче тыл ветераны Әхмәтшина Мөслимә Галиулла кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Мөслимә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Нияз Мортазин hәм Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәмәтшин, Мөслимә апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.