Әңгәмә үткәрелде.

2020 елның 18 августы, сишәмбе

13 август көнне Айдар авыл китапханәсендә, наркоманияне һәм башка зарарлы гадәтләрне кисәтү максатыннан «Начар гадәтләрдән баш тарт, сәламәт тормыш сайла» дип исемләнгән мәгълүмати почмак оештырылды, балалар белән әңгәмә үткәрелде.  Әңгәмә барышында китапханәче «зарарлы гадәтләр», «бәйлелек» терминнарының нәрсәләр аңлатуы турында сөйләде. Яшь буынга сәламәт яшәү рәвеше һәм зарарлы гадәтләрнең сәламәтлеккә зыян китерүе турында аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International