Гөмбә файдалы яки зарарлымы?

2020 елның 21 августы, җомга

Гөмбә сезоны башланды, шуңа өлкән төркемнәргә йөрүче балалар  тәрбияче белән берлектә бүгенге көнне «гөмбәләр» темасына багышларга булдылар. Балалар гөмбәләрнең төрләре, төзелеше белән таныштылар, аларны саклау урыннары һәм шартлары, гөмбәләрне нинди урыннарда җыярга ярамавы турында белделәр. Шулай ук балаларга тәрбиячеләр кешеләрнең сәләматлеге өчен агулы гөмбәләрнең бик куркыныч булуы турында искәрттеләр. Көн азагында балалар пластилиннан матур гөмбәләр әвәләделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International