Хезмәт кешесенә хөрмәт, икмәккә сак караш, туган телне, туган җирне ярату хисе тәрбияләү уңаеннан 15 август көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Һәр валчыгы – алтын бәясе” исемле әңгәмә үткәрделәр. Балаларга икмәк үстерүнең авыр һәм мактаулы хезмәт булуы турында аңлатылды. Икмәк турында мәкальләр укылды. Табыннарыбыздагы икмәкнең нинди күп көч аша килеп ирешүен яшь буын белеп үсәргә тиеш.