Айдар авыл китапханәсендә кабаттан "Җәй. Китап, Дуслык”дип исемләнгән китап уку марофоны башланды.

2020 елның 21 августы, җомга

Җәй көне сәламәтлек өчен генә түгел, ә акыл өчен дә файдалы итеп ял итәргә кирәк,  бу эштә китап кына ярдәм итә ала”,- дигән фикерен җиткерде китапханәче. Уку марафоны кысаларында узучы онлайн чара "Кычкырып укулар" формасында узачак. Марафонның катнашучылары - китапханә чараларында һәрвакыт теләп, иң актив булган  нәни укучылары.  Чараны башлар алдыннан балалар китапханәченең “Ни өчен китаплар уку файдалы? Кешегә китап уку нәрсә бирә?” дигән сорауларына җавап бирделәр. Барысы да  күбрәк кычкырпып укырга кирәк дигән фикергә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International