19- 20 август көнэрендэ Теләче район ял паркында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында беренче сыйныф укучылары, ярдәмгә мохтаҗ балалар, аларның әти – әниләре, класс җитәкчеләре өчен тантаналы чара үткәрелде.
Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы, Россия Федерациясенең җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы Федераль утырышы депутаты Менделевич Борис Давыдович, ООО «Газпром трансгаз Казань», АО «Татагролизинг», Теләче элемтә бүлекчәсе, район оешмалары ярдәмендә 147 беренче сыйныф укучысына, 86 ярдәмгә мохтаҗ балага (2-5 сыйныфларга) уку әсбаплары салынган мәктәп сумкалары һәм уку кирәк - яраклары алырга 79 укучыга (6-11 сыйныфларга) сертификатлар тапшырылды.
Тантанага килгән Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары Шайхразиев Васыйл Габтелгаяз улы, районыбыз башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы, «Газпром трансгаз Казань» ачык җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең профсоюз рәисе Андриянов Максим Владимирович, Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбарасы Щукин Артем Викторович, РФ Дәүләт Думасы депутаты Б.Д.Менделевичның ярдәмчесе Серюкова Яна Алексеевна, ЭПУ «Сабыгаз» директоры Мөхетдинов Ирек Исмәгыйль улы, район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Хәмидуллин Илнур Хаҗинур улы, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна балаларны, әти – әниләрне бәйрәм белән котладылар.
Бәйрәм аниматор катнашында концерт номерлары белән алып барылды.