15 октябрьдә ру шагыйре Михаил Лермонтовның тууына 206 ел тула. Айдар авыл китапханәчесе «Китапханәдә Лермонтов поэзиясе көннәре» дип аталган VIII төбәкара акциясенә кушылып «Не угаснет свет его стихов... " дип исемләнгән кычкырып уку һәм әңгәмә үткәрде. Китапханәче А.Фаляхова укучыларны бөек классик шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар Михаил Юрьевичның «Парус», «Выхожу один я на дорогу», «Смерть поэта», «Молитва», «Бородино», «Осень» һәм башка танылган һәм яраткан шигырьләрен укыдылар. Әлеге истәлекле көнгә «Лермонтовның шигъри дөньясы» дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде. Михаил Юрьевич 27 ел гына яшәсә дә, ул бик күп кызыклы һәм мавыктыргыч әсәрләр яза алган. Барлыгы 400 шигырь, 7 повесть һәм 5 драма язган. Бу әсәрләрнең күбесендә шагыйрьнең драматик язмышы чагылыш тапкан.