2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр киләсе елга узачак Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү Росстат тарафыннан тулысынча йөкләнә.

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Россия статистикасының заман чакыруларына, яңа технологияләр куллануга , цифрлы трансформация куллануга ни дәрәҗәдә әзер булуын Росстат ил тарихында беренче санлы Бөтенроссия халык санын алуны уздырганда күрсәтәчәк. Татарстанда 9,5 меңгә якын кеше исәпкә алучы һәм контролер булачак.
Бөтенроссия халык санын алу турында истә тоту мөһим. Кыска һәм төгәл : халык санын алуда катнашу өчен документлар таләп ителми, шәхси мәгълүматлар беркая да тапшырылмый, Росстат респондентның керем күләме белән кызыксынмый, мәгълүматлар бары тик статистика мәнфәгатьләрендә генә җыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International