Әңгәмә «сорау-җавап» формасында үтте. Балалар сирәк очрый торган үсемлекләргә һәм хайваннарга ничек ярдәм итәргә, табигатьтә үзеңне ничек тотарга кирәклеген белделәр. Китапханәче балаларны "Тере табигать серләре" сериясеннән булган китаплар белән таныштырды. Балалар кыргый хайваннар һәм аларның яшәү тирәлеге турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар.