30 октябрь илебездә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. “Халык дошманы”, “Халык дошманы баласы” дигән тамга аларга тыныч яшәргә ирек бирмәгән, һәркөнне җәберләүләргә дучар итеп торган. Нахакка гаепләүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән, күпмесенең йөрәген, җанын әрнеткән, әби-бабалары нигезен, туфрагын соңгы сулышларына кадәр сагындырып яшәткән. Шул уңайдан, 28 октябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Гөнахсыз корбаннар шәүләсе» исеме  белән сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнен  билгеләп үттеләр. Бу кичәдә китапханәче берләшмәгә йөрүче югары  сыйныф укучыларына репрессия корбаннары, бу елларның фаҗигасе турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International