Айлыкның төп максаты – күзләре начар күргән кешеләргә игътибарны тагын да арттыру. Күз күрүе начар булган кешеләрне дә китап укуга җәлеп итәргә мөмкин. Китапханә алар өчен дөньяны танып белүнең киң мөмкинлекләрен ача. Әлеге айлык уңаеннан 28 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Күрә белсә күңел күзләре” исемле темага күргәзмә куелды.