Татарстан Республикасы Президенты, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проект кысаларында, Баландыш төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәни көндәлек”ләр тапшырылды. Проектның максаты - яшь буын аңында мәдәни кыйммәтләр һәм рухи байлык формалаштырырга ярдәм итү, балаларны төп мәдәни вакыйгалар, республиканың мәдәният учреждениеләре белән таныштыру.