Һәр кешенең яраткан кечкенә почмагы – урамы, авылы, шәһәре, туган һәм үскән йорты бар

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Бу аның кечкенә Ватаны, ә шундый кечкенә туган почмакларыннан безнең зур Ватаныбыз тора. Һәр кеше үз Ватанын ярата. Безнең Ватан - Татарстан Республикасы - картада алай ук күп урын алмый. Әмма табигать байлыгы һәм матурлыгы буенча ул күп кенә Европа дәүләтләре белән бәхәсләшә ала. Ачы авыл китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан - туган ягым» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәнең «История и современность», «Герб, флаг и гимн моей Республики», «Лучезарная Казань»,  «Культура и традиции» бүлекләрендә укучылар игътибарына күп милләтле республикабызның тарихы һәм үсеше, традицияләре, мәдәният һәйкәлләре һәм истәлекле урыннары турында вакытлы матбугат, китаплар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International