29 октябрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә "Вакытлы матбугат - синең дустың" дигән темага китапханә дәресе үткәрелде.

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Китапханәче укучыларны  газета, журнал, мәкалә, журналист дигән төшенчәләр белән таныштырды. Балалар белән бергә газета һәм журналларның үзенчәлекле һәм охшаш билгеләрен ачыкланды. Балалар журналларының өстәмә уку, әйләнә-тирә дөнья турында кызыклы мәгълүмат алу, фикерләүне үстерү, күңел ачу һәм ял итү өчен кирәклеген ачыкладылар. Бер-бер артлы "Сабыйга","Салават күпере" журналлары, "Көмеш кыңгырау" газетасы тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International