Кадерле дуслар! 3 - 8 нче ноябрь көннәрендә Бөтендөнья акциясе “ Зур этнографик диктант” дип исемләнгән акция үткәрелә. Быел акция Россиянең барлык 85 төбәгендә һәм чит илләрдә онлайн - форматта үткәрелә . Бөтендөнья акциясе “ Зур этнографик диктантта” катнашу Сездә Туган илебез халыкларын, төрле милләттән булган туганнарыгызның , дусларыгызның яшәү традицияләрен якыннан белү теләген уятыр дип уйлыйбыз. Илебезнең төп байлыгы, җиңелмәс көчле булуы - халыклар дуслыгында. Бөтендөнья акциясе “ Зур этнографик диктантта” барлык теләгәннәр катнаша ала. Бергә булыйк! Бердәм булыйк! “ Зур этнографик диктант” акциясендә катнашыгыз!