Райондашларыбыз игътибарына бакчабыз хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән табигать хәзинәләре, дару үләннәре һәм башка һөнәри һәм иҗади эшләр тәкъдим ителде. Шулай ук, бүген , районның оешма-предприятияләре арасында узган "АЛТЫН КӨЗ- 2020" район күргәзмәсе бәйгесендә катнашып җиңү яулаганнар да бүләкләнде. Безнең бакча «Үз- үзеңә агроном» " номинацияләрендә 1 дәрәҗә дипломга лаек булды.