Ул – Республикабызның төп кануны, законнарыбызның нигезе һәм дәүләтебезнең таянычы.. Әлеге дата уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Конституция - мөстәкыйльлек билгесе” дип исемләнгән патриотик сәгать узды. Анда Республиканың күренекле урыннары, символлары (флагы, гербы, гимны) турында сөйләнелде. Кичә азагында катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук китапханәдә куелган китап күргәзмәсе белән таныштылар.