5 ноябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә уртанчы һәм югары сыйныф укучылары өчен «Конституция – нам по ней жить» дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды.

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

6 ноябрь көнне Республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның төп законы - Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә. Конституциянең барлыкка килү тарихы, илнең Төп законы буларак формалашу этаплары турында сөйләүче күргәзмә шул уңайдан оештырылды. Күргәзмәдә укучыларга төп документның статьялары, республикабыз символлары буенча төзелгән сорауларга җаваплар табарга, хокукый табышмакларга җавап бирергә тәкъдим ителде. Биремнәргә җавапларны күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардан һәм брошюралардан табарга мөмкин иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International