11 нче ноябрь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы 4 нче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Н.Н. Хаҗипов алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе И.Х. Хамидуллин, район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Р.Р. Гусамов, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе И.С. Зарипов, Теләче муниципаль районының җаваплы җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.
Утырышның көн тәртибендә 7 мәсьәлә каралды.
Утырышта каралган төп мәсьәләләр:
1) Теләче муниципаль районының 2020 нчы елга һәм 2021 һәм 2022 еллар план чорынасоциаль –икътисади үсеш фаразы турында;
2) Теләче муниципаль районының 2020 нчы елга һәм 2021 һәм 2022 еллар план чорына бюджет проекты турында һәм башкалар.
Утырышта Теләче муниципаль районы башкарма комитеты Җитәкчесенең территориаль үсеш һәм инвестицион эшчәнлек буенча урынбасары – Миңнегулов И.А., финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Фәсхиева Э.М., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Емельянов Ю.И., Теләче муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисе С.И. Фархутдинов, район Башлыгы урынбасары А.Г. Фәтхуллиннар чыгыш ясадылар.
Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.