Теләче беренче номерлы балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемендә "Кечкенә экологлар барысын да белә" проекты кысаларында "Кошлар ашханәсе" дигән күргәзмә оештырылды. Әти-әниләр ярдәме белән күп кенә җимлекләр ясалды. Җимлекләрне бакчабыз янындагы агачларга һәм үзебезнең бакчадагы метео мәйданчыкка әти-әниләребез, балалар белән элдек. Көн дә төрле-төрле ярмалар белән кошларыбызны сыйлыбыз. Ә без, балалар белән нинди кошлар килгәнен, аеруча нинди азык яратуларын күзәтеп барабыз.
Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау, балаларга шуны өйрәтү - саваплы бурыч бит. Һәрберебез кошларга аз гына булса да өлеш чыгарса, алар кышны җиңелрәк уздырыр иде.
Кыш җиттеме - кошлар өчен
Без ашханә ачабыз.
Һәм кошларга эндәшәбез:
- Рәхим итеп ашагыз!