Бү атнада Теләченең 2нче балалар бакчасында III Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең 1 туры узды. Балалар бик матур һәм сәнгатьле итеп туган телләрендә М. Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр. Жюри тарафыннан югары бәяләнгән чыгышлар, видеоматериал рәвешендә, район этабына юлланачак.