Теләче №2 балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар тәрбияче апалары Ярмиева З.М. белән берлектә «Экологлар – яшь табигать сакчылары» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
2020 елның 17 ноябрендә, балаларның әйләнә-тирә дөнья турында күзаллаулар формалаштыру, ел фасылларының тере табигать объектлары һәм кеше белән үзара бәйләнеше турында белемнәрен камилләштерү максатыннан, «Табигатьнең дүрт фасылы» темасына шөгыль үткәрелде. Балалар елның төрле фасыллары буенча искиткеч сәяхәт ясадылар: аларга һәрбер станция саен ел фасыллары турында табышмакларга җавап бирергә тәкъдим ителде. Балалар «Ел фасыллары» исемле видеоролик һәм «Ел фасыллары»на багышланган презентация карадылар, «Кышлаучы- җылы якка очучылар» хәрәкәтле уен уйнадылар, «Көзге яфрак», «Аюлар» исемле кызыклы физкультминуткалар өйрәнделәр. Шулай ук уен формасында агачларның, кошларның, җәнлекләрнең төрлелеге турында белемнәрен ныгыттылар; елның төрле фасылларында табигатьтә барган үзгәрешләрне искә төшерделәр.
Балаларга ел фасыллары буенча уздырылган сәяхәт бик ошады.