Бүген Теләченең 1 нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеме белән тәрбияче Гильфанова Ф. Н. «Әкият дөньясында коррупция» дигән темага коррупциягә каршы тәрбия бирү буенча шөгыль үткәрде, анда балалар «ришвәт», «рэкет», «янап акча алу» кебек сүзләрнең төшенчәләрен аңладылар, әкият персонажлары аша тормыштан төрле ситуацияләрне карадылар, уеннар уйнадылар. «Коррупциягә каршы бергә! " видеоролигын карау балаларны тормыштагы хәлләргә битараф калдырмады. Алар, үсеп җиткәч, мондый законга каршы юллар белән көрәшәчәкләр, үз көчләреннән килгәнчә, аны бетерергә ярдәм итәчәкләр, дип вәгъдә иттеләр. Мондый чаралар үсеп килүче буынның үзаңын югары дәрәҗәдә һәм төгәл гражданлык позициясен тәрбияли.