Илебез елъязмасына күңелләрне өшетерлек вакыйгалар да уелып калган. Шуларның берсе - репрессия еллары. 1920 елдан башлап 50 нче елларга кадәр элеккеге Советлар Союзының 10 миллионнан артык кешесенә "кара тамга" тагылып, гөнаһсызга рәнҗетелә. Меңнәрчә кеше гаепсезгә атыла, күпмесе төрмәләрдә утыра, сөргеннәргә озатыла, үзәкләргә үтәрлек кимсетелү, җәберләүләргә дучар ителә, сабыйлар әти-әниләреннән тартып алынып балалар йортларына таратыла. Гаделсезлек корбаннарының үзләренә генә түгел, туганнарына, балаларына да "халык дошманы" булып яшәргә, газаплар, түбәнсетелүләр эчендә янарга туры килә.
Әлеге дата уңаеннан Күкчә авыл клубында китап күргәзмәсе ясалып куелды.