31 октябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә укучы балаларның каникул вакытында вакытларын файдалы итеп үткәрү, наркоманияне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәгә профилактик эчтәлекле, наркоманиягә кагылышлы, аның зарары һәм сәламәт яшәү рәвешен сүрәтләгән матур әдәбият сайлап урнаштырылды. Мәсәлән: Фәүзия Бәйрәмованың “Алыплар илендә” повесте, Мәдәни Маликованың “Чәчкә балы” повестендә наркомания яшьләр мисалында ачыла. Бу теманы яктырткан мәкаләләрне, ата-аналарга киңәш өчен ясалган буклетлар куелды.