Шул унайдан, Шәтке авыл китапханәсендә «30 октябрь сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне» дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады. Россия тарихында фаҗигале чорлар аз түгел. Тоталитар режим шартларында нахакка гаепләнеп, төрле кимсетелүләргә дучар ителеп, йорт-җирләрен, туган төбәкләрен калдырып, сөргеннәргә сөрелеп, шунда исәнлекләрен югалткан, әҗәлен тапкан кешеләр күп булган. Китапханә фондларыннан алынган китаплар шул давыллы еллар турында сөйли.