4 ноябрь көнне Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан район үзәгендә узган көзге ярминкәдә Тәләче җирлекара китапханәсе күргәзмә белән катнашты.

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Райондашларыбыз игътибарына районның барлык китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән татар халкының камыр ризыклары, табигать хәзинәләреннән ясалган әдәби геройлар, дару үләннәренән бәйләмнәр һәм башка һөнәри һәм иҗади эшләр тәкъдим ителде.

Төрле номинацияләрдә җиңүче китапханәләр Диплом һәм “Дулкын” бассейнына сертификат белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International