4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне.

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

“Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык. Иң мөһиме - кыйблабыз ачык, туры булсын. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр. Әлеге көнгә карата Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән бергә   “Халыклар дуслыгы – тынычлыкның нигезе” исемле тарих дәресе үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International