Айдар авыл китапханәсендә дә балалар өчен күңелле каникуллар дәвам итә. Китапханә - ул кешелек акылының могҗизалы рәвештә тупланган урыны. Монда дөньяга башка күз белән карарга, элек танылмаган әйберләрнең асылын аңларга, үзебез өчен ниндидер яңа һәм кызыклы ачышлар ачарга була. 3 октябрь көнне, “Күңелле каникуллар” проекты кысаларында, кызыксынучан, тырыш, җитез һәм тәвәккәл балалар өчен китапханәдә «Яңа китаплар - яңа очрашулар» дип исемләнгән яңа китаплар көне узды. Балалар игътибарына китапханә фондында булган яңа, матур китаплар тәкъдим ителде. Гадәти булмаган биремле башваткычлар, адашкан лабиринт, әкияти викторина сораулары, кроссвордлар - болар барысы да әлеге программа буенча тәкъдим ителде.