«Сәнгать берләштерә» девизы астында узды.

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 3 ноябрендә ел саен үткәрелә торган һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Сәнгать төне» Бөтенроссия мәдәни-белем бирү акциясе «Сәнгать берләштерә» девизы  астында узды. Әлеге акция кысаларында Айдар авылы китапханәсе «Халыклар дуслыгы - әдәбият дуслыгы» дигән онлайн – презентация тәкъдим итте.  Презентациядә татар, рус язучылары белән беррәттән, РФ милли республикалары язучыларының әсәрләре белән дә танышырга мөмкин. Аларның әсәрләре авторның милләтенә карамастан, укучыга кызыклы. Төрле милләт язучылары иҗат иткән китаплар аша без башка этносларның көнкүреше һәм мәдәнияте белән танышабыз.   Әдәбият, сәнгатьнең башка төрләре кебек үк, төрле милләт һәм дәүләт кешеләре арасында каршылыкларны бетерә, аларга бер-берсен яхшырак белергә һәм халыклар дуслыгына, Җирдә тынычлыкны сакларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International