Туган авыл урамнары... Биредә яшәүче һәркемгә кадерле алар. Аларның һәркайсы - тарихның бер кисәге. Әлбәттә, тирә-юньне дә күрмичә, һәрберебезгә үз юлыбыз белән барырга була. Ә без һәркайсыбыз авылның кайчан барлыкка килүе, халыкның ни белән танылуы хакында белергә бурычлы. Укучыларга авылда яшәгән һәм эшләгән танылган кешеләр турында аңлатмалар бирелде. Кемдер үзенең бабасын искә алды. Экскурсия ахырында балалар нәтиҗә ясадылар.