5 ноябрь көнне әлеге истәлекле дата уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә «Татарстан Конституциясе – халкым горурлыгы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм башлангыч сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрелде. Балалар Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителү тарихы, аның әһәмияте, төп законның эчтәлеге белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Дәүләт бәйрәмнәре, Республикабызның танылган шәхесләре, язучылары турындагы белемнәрен викторина сорауларына җавап биреп тикшерделәр, күргәзмәдә тәкъдим ителгән материаллар белән таныштылар.