Балалар бакчасында һәр яшь төркемендә физик культура буенча дәресләр үткәрелә. Балаларның сәламәтлеге торышына йогынты ясый торган күп кенә факторлар арасында физик тәрбия йогынтының интенсивлыгы буенча аерым урын алып тора. Физкультура-сәламәтләндерү эше балаларның хәрәкәт активлыгының төрле формалары аша башкарыла: физкультура дәресләре, иртәнге гимнастика, спорт һәм хәрәкәтчән уеннар.