13 ноябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә «Мой толерантный мир!» дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесе үткәрелде.

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Бәйгедә «Гөрләвек» клубы әгъзалары катнашты. Иң элек китапханә хезмәткәрләре балаларны Толерантлык көненең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Рәсемнәр «Нәрсә ул дуслык?», «Безнең планета» һ.б. темаларны чагылдырды. Салават күпере формасындагы флаг – толерантлык символы булып санала. Ул җир йөзендәге тынычлыкны билгели, ә салават күперенең бергә кушылган чәчәкләре әлеге дөнья күренешләренең төрлелеге турында сөйли. Бәйгедә җиңүчеләр призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International