"Янгын куркынычсызлыгы"темасына кул эшләре конкурсы булды. Бу конкурста безнең балалар бакчасыннан өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты. Җәләлиев Муса ясаган кул эше 1 урын алды. Янгын куркынычсызлыгы буенча эшләнмәләрне үтәп, балалар үз осталыкларын гына күрсәтеп калмыйча, ут белән эш итү кагыйдәләре белән дә танышалар, милекне һәм әйләнә-тирә табигатьне янгыннан сакларга өйрәнәләр.