Баландыш мәдәният йортында “Без наркоманиягә каршы! Наркоманиягә юк дип әйт!”- дип исемләнгән темага түгәрәк өстәл артында яшьләр белән әңгәмә уздырылды. Сәламәтлек турында кайгырту – тәрбия эшенең гаять әһәмиятле өлеше. Шуңа күрә бу очрашуның максаты- яшьләрнең шат күңелле, тормыш сөючән булуы, аның рухи тормышына, дөньяга карашына көчле йогынты ясавы, акыл үсешенә уңай тәэсир итүе, үз көченә ышаныч тудыруы хакында булды. Авылыбыз яшьләре әңгәмәдә бик теләп катнаштылар, үз фикерләрен җиткерделәр һәм тәкъдимнәрен дә керттеләр.