Шул уңайдан, 14 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә толерантлык көненә багышланган “Китап киштәсендә толерантлык» исемле кычкырып укулар оештырылды. Укучыларны толерантлык төшенчәсе белән таныштырып, дуслык, бер-береңә хөрмәт, тынычлык турында сөйләшүләр алып барылды, төрле милләт язучыларының әсәрләре кычкырып укылды. Чараның максаты: дөньяның төрле халыклары әдәбиятын пропагандалау, бүтән мәдәният вәкилләренә карата толерантлык, патриотлык хисләре тәрбияләү.