«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягъфарова Г. Н. автомобильчеләр көненә багышланган видеороликлар республика конкурсында катнашкан Ф. Ф. Хәбировага җиңүче дипломы һәм истәлекле бүләк тапшырды. Балалар бакчасы коллективы Фәридә Фәритовнаны югары уңышлары белән тәбрик итә һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар тели!