Шушы көннәрдә Республика күләмендә XI нче тапкыр үткәрелүче «Кояшлы куян» - энергияне сак тоту темасына багышланган балалар иҗат эшләре бәйгесенә йомгак ясалды.
Районыбызда да бу бәйгедә балалар бакчалары, мәктәпләр актив катнаша. Быел исә «Кояшлы куян» - 2020 бәйгесенең җиңүчеләр рәтендә Теләченең беренече номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче Кашапов К. дә бар. Ул әти – әнисе белән эшләгән кул эшләнмәсе номинациясендә өченче урынга лаек була.
«Татэнергосбыт» АҖ үсеп килүче буын арасында энергиягә сакчыл карашны популярлаштыру буенча актив эш алып бара. Компания тарафыннан ел саен 1 апрельдән 30 сентябрьгә кадәр узучы бәйгедә 4 яшьтән 17 яшькә кадәр булган балалар катнаша ала.
Быел конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы яңа форматта уздырыла. Башка елларны призлы урыннар яулаучылар башкалабыз Казанга чакырылсалар, быелгы җиңүчеләрне районнардагы филиалларда тәбрикләделәр.
16 ноябрь көнне Теләче клиентларга хезмәт күрсәтү офисына «Татэнергосбыт» АҖ Алабуга филиалы җитәкчесе Кайнов Василий Александрович килде һәм конкурста җиңгән Камилгә бүләк тапшырды.