16 нче ноябрьдән 17 нче ноябрьгә кадәр Арча шәһәрендә 2011 елларда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабы узды, анда Биектау, Буа, Арча, Саба, Питрәч, Мамадыш, Кукмара һәм Теләче районнары командалары катнашты.. Теләче муниципаль районы өстәмә белем бирү педагогы Илнар Илфат улы Вафин җитәкчелегендә Теләче һәм Үзәк урта мәктәпләреннән килгән егетләр катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча безнең команда 2 нче урынны яулады. 1 нче урында Биектау командасы, 3 нче урында Мамадыш командасы.