Кече яшьтәге балаларны йорт хайваннары белән таныштыру. Хайваннар дөньясы-безнең тормышыбызның мөһим өлеше. Һәр бала әйләнә-тирә дөньяны танып, аны тотып карарга, уйнарга тырыша. Табигатькә мәхәббәтне балачактан ук тәрбияләргә - аны кайгыртырга һәм сакларга өйрәтергә кирәк. Тәбигатьнең мөһим өлешен хайваннар алып тора. Барыннан да элек, бала хайваннар дөньясын белә, аның янәшәсендә яшәүчеләр белән таныша.