Балалар зур кызыксыну һәм сокланулы караш белән китапханәченең сөйләвен тыңладылар. Ул китаплар белән ничек дөрес эш итәргә, китапларны ничек сайларга һәм китапханәдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Укучылар төрле китаплар, журналлар белән таныштылар, китапларның китапханәдә нинди принцип буенча тезелүен белделәр.