Бу бәйге татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрь иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынга патриотик тәрбия бирү, яшь талантларны ачыклау максатыннан үткәрелә. 17 ноябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсе укучысы Гыйльфанова Азалия Муса Җәлилнең "Җилләр" шигыре белән бу бәйгегә кушылды.