Экологлар-яшь табигать сакчылары

2020 елның 27 ноябре, җомга

Экология дөньякүләм әһәмиятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге белән бүген бөтен кеше алдына килеп басты. Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Чөнки сулаган һавабыз, эчәр суыбыз пычрак, үстергән җиләк-җимешләребез төрле авырулар китереп чыгара

 башлады. Табигать , бөтен тереклек зур куркыныч астында. Куе кара урманнар, яшел болыннар,тирән сулы елгалар кая китте? Бу сораулар һәркемне уйландыра. Менә шуның өчен бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерергә тиешбез.Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында. 2020 елның 18 ноябрендә  Шәдке  балалар 

бакчасында «Экологлар – яшь табигать сакчылары» -дигән темага  шөгыль узды. 

Дәрестә без елның 4 фасылы,андагы үсемлекләр, хайваннар.  кошлар турында искә төшер-дек. Балалар бик кызыксынып видеороликлар карадылар.  Сорауларга да актив җавап

 бирделәр, табышмаклар чиштеләр һәм барлык уеннарда катнаштылар. 

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас. Алар  бигрәк тә аны урап алган мөһит , тирәлек, табигатькә игътибар итәләр.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу балаларның рухи дөньясын баета,уйларга өйрәтә. Шуның өчен балалар 

Бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл  караш, экологик тәрбия зур 

урын алып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International