18 ноябрьдә, ел саен үткәрелә торган «Экологлар – яшь табигать сакчылары» Бөтенроссия дәресе кысаларында, бакчабызда экологик шөгыльләр үткәрелде. Шөгыльләрнең максаты- балаларның экологик белемнәрен тирәнәйтү,экологик яктан җаваплык формалаштыру.
Балалар әйләнә-тирә мохиткә көнкүреш калдыкларының нинди зыян салуы, аларның нинди төрләргә бүленүе, аларны икенчел чимал итеп куллану һәм эшкәртү мөмкинлеге турында белделәр. Алар практикада көнкүреш калдыкларын бүлергә өйрәнде һәм төркемнәрдә эшләп, үзләре үк калдыкларны көнкүрештә мөмкин кадәр күбрәк кулланырга тәкъдим иттеләр.