19 ноябрь көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында “Җәлил укулары” III Халыкара әдәби бәйгесенең сайлап алу туры узды.

2020 елның 27 ноябре, җомга

Жюри әгъзалары җибәрелгән видеоязмаларны карап бәя бирде. Халыкара әдәби бәйгегә районыбыздан барлыгы 183 эш кабул ителде, шуның 42се – китапханәчеләр тарафыннан җибәрелгән иде. Ел саен уздырыла торган әлеге конкурс сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбиятка кызыксыну уяту, шигъри сүзнең асылын һәм аһәңен тоярга өйрәнүне максат итеп куя. Барлык катнашучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез, алдагы бәйгеләрдә дә актив катнашуыгызны көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International