Бу көннәрдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбе укытучылары канатланып эшли.

2020 елның 27 ноябре, җомга

Алар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Туган телдә белем бирү буенча иң яхшы практика грантына” лаек булдылар. Әлеге мәртәбәле грантка җөмһүриятебезнең 93 мәктәбе дәгъва иткән иде. Беренче турдан нибары 30 мәктәп икенче турга үтә алды. Грантта катнашучы мәктәпләрне республиканың махсус эксперт комиссиясе тикшерде. Министрлыкның рәсми сәхифәсеннән күренгәнчә, бәйге критерийлары булып мәктәпләрнең туган телдә белем бирү дәреслекләре һәм укыту-методик әсбаплары белән ныгытылган булуы, фәннәрне туган телдә укыту, республика һәм халыкара олимпиадаларда уңышлы чыгыш ясау, балаларның туган телдә аралашуы тора. Икенче тур нәтиҗәләре буенча мәктәбебез туган телдә белем бирүче республиканың иң яхшы 20 мәктәбе исемлегенә кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International