Теләче 2нче балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар белән, коррупциягә каршы тәрбия бирү буенча, «Әкиятләр дөньясында коррупция» темасына шөгыль үткәрелде. Шөгыль барышында тәрбияче Юсупова Г.Ф. балаларга “ришвәт”, “янап акча алу" төшенчәләрен аңлатты һәм алар белән бергә “Кәҗә һәм кәҗә бәтиләре” әкияте геройлары башкараган гамәлләр мисалында төрле ситуацияләрне карап үттеләр. Шөгыль азагында балалар коррупция - ул начар, кеше һәрвакыт гадел булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр.